суббота, 9 февраля 2013 г.

стекло а зиля

    Унынчылар лазерлар турында өйрәнгәннәр. ХХ гасыр казанышы саналган бу искиткеч җайланманың хәзерге заманда куллану өлкәсе бик киң: заводларда бармак калынлыгы металлны үтә шома итеп лазер белән кисәләр, медицинада күзгә нечкә операция ясыйлар, принтер һәм дисководлар лазер белән эшли, хәрби эшне лазерлы приборлардан башка күз алдына китереп булмый.

    Таң Чулпанны югалта...

    Чулпан калка, ал таң ата,

    Тугызынчылар Венера планетасын өйрәнгәннәр. Ул күк йөзендә без күрә торган иң якты йолдыз . Әмма йолдыз ук түгел, кояш яктысын гына чагылдыручы күк җисеме. Кояшка якын булганлыктан, ул кичке якта көнбатышта, иртән көнчыгышта күренә. Астрономнар һәм космик аппаратлар ярдәмендә ул шактый тирәнтен өйрәнелгән планета булып тора. Халык телендә аны ике исем белән атыйлар. Кичке якта ул Зөһрә йолдыз дип, иртәнге якта күренгәндә Чулпан йолдыз дип йөртелә. Җыры да бар:

     «Абага»ның кышкы биремнәренә укучылардан күп җаваплар алынды. Сигезенчеләр Волга-Дон каналы төзелешен өйрәнгәннәр һәм кызыклы мәгълүмат туплаганнар. Канал 1952 елда сафка бирелгән гигант гидротехник корылма. Аның составына 12 камера, 13 шлюз капкасы һ.б. корылмалар керә. Суднолар Волга елгасыннан 8 камера ярдәмендә 88 метр өскә күтәреләләр, аннары Донга таба 44 метр түбән төшәләр. Кирегә таба да хәрәкәт бар. Турыдан санаганда Волга белән Дон арасы 101 км. Шушы араны шлюзлар аша судноларга үтәргә 12 сәгать чамасы вакыт кирәк. Канал аша бер сезонда (200дән артык тәүлек) 5000 тирәсе судно үтә. Аларның күпчелеге нефть яки нефть продуктлары ташый.

Эмблемаларның тулы вариантын видеофайлдан карагыз

Кыскалыкта осталык

2009-2010 учебный год

НӘТИҖӘЛӘР = ИТОГИ

Сайтларга рәхим итегез!

Форум - Белем сайты:

Абага чәчәге-2008:

Абага чәчәге-2004:

Көнбагыш сайты:

Түнтәр авылы сайты:

Түнтәр мәктәбе сайты:

Безгә якын сайтлар

Сайтның санагычы

========================================================================================Сайтны төзүче һәм алып баручы: Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов========================================================================================

"Абага чэчэге" олимпиадасы 2008 = беренче бит

Комментариев нет:

Отправить комментарий